news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының туган як тарихы музее район энциклопедиясен төзүдә катнашырга чакыра

Энциклопедия 100 елга бер тапкыр нәшер ителә.

(Әлки, 3 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре") Әлки районының туган як тарихы музее хезмәткәрләре район энциклопедиясен төзүдә һәркемне актив катнашырга чакыра, дип яза җирле басма.

С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда Зәйдән кунаклар булып киткән.

Алар Карамалы авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан, республиканың төрле төбәкләрендә җаваплы вазыйфалар биләгән, шул исәптән КПСС ның Зәй райкомы беренче секретаре булып эшләгән әлкиле Җәүдәт Әхмәтҗанов турында район энциклопедиясенә кертү өчен документлар алып кайтканнар. Кунаклар (аларның берсе Җәүдәт Әхмәтҗановның улы) район тарихы һәм музей белән кызыксынып танышканнар, бигрәк тә космонавтика залын ошатканнар.

Музей хезмәткәрләре кабат әлкилеләргә мөрәҗәгать итеп, район энциклопедиясе өчен мәгълүматлар туплауда катнашуны сорыйлар. Энциклопедия 100 елга бер тапкыр нәшер ителә. Аны төзүдә һәркайсыбыз өлеш кертсен, киләчәк буыннар тарихны белсен, районыбызның күренекле кешеләре белән горурлансын иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100