Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының Татар Борнае мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
Мәктәп директоры Гөлүзә Минсәгыйрова белем учагының гасырлык тарихы белән таныштырды.
(Әлки, 16 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районының Татар Борнае мәктәбе 2019 елны каршылар алдыннан уку йорты федераль программа буенча төзелгән заманча яңа бинага күчкән иде. Ә шушы арада авылның сиксән балага исәпләнгән белем учагы гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мәктәпне әле күптән түгел генә тәмамлаган яшьләрдән алып чәчләренә чал кергән абый-апалар, мөхтәрәм мөгаллимнәр сөенешеп күрештеләр, сөйләшеп туймадылар, уку йортының бай тарихын чагылдыручы фоторәсемнәр урнаштырылган стендлар янында мәш килделәр. Мәктәп коллективы кунакларны милли ризыкларыбыз чәкчәк, бавырсак белән каршы алды.
Белем учагының бүгенге укучылары чыгышыннан соң иң беренче сүзнең Шәһидә апа Мөхәммәтҗановага бирелүе дә бик урынлы булды. Ул мәктәпнең тере тарихы. Педучилище тәмамалап, 1946 елда Татар Борнае мәктәбенә укытырга килгәндә Шәһидә апага әле 18 яшь кенә була.
Мәктәп директоры Гөлүзә Минсәгыйрова белем учагының гасырлык тарихы белән таныштырды. Ул төрле чорларда биредә хезмәт куйган укытучыларга, техник хезмәткәрләргә рәхмәт җиткерде. Бәйрәмдә катнашучы ветераннарның һәркайсына зурлап бүләкләр дә тапшырылды.
Шушы мәктәптә укып чыгучылар да сүз алып, биредә алган белемнәрнең аларга тормышта үз юлларын табарга, җаннары теләгән профессияләрне үзләштерергә мөмкинлек бирүен әйттеләр, укытучыларына рәхмәтләрен белдерделәр.
Бу уку елында мәктәп партачы артына утыз бала утырачак. Аларга фәннәрне үзләштерү, алга куйган максатларына ирешү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз