Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының Татар Борнае мәктәбе 100 яшьлек юбилее елында яңа биналы булды
Бүген бу мәктәптә 30 укучы бала белем ала, һәм 15 сабый бакчага йөри.
(Әлки, 21 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Бүген, 21 декабрьдә, Татар Борнаенда федераль программа нигезендә төзелгән яңа мәктәп бинасы ачылды. Быел бу авылда беренче мәктәп ачылганга 100 ел булган. Бу турыда җирле басма яза.
Борнайлылар мәктәпнең заманча яңа бинасы файдалануга тапшырылуны уку йортының гасырлык юбилеена бүләк дип кабул иттеләр.
"Иске мәктәп бинасы агачтан, бик тузган иде. Ә бу яңа бинада балаларга белем бирү өчен барлык шартлар тудырылган. Заманча җиһазлы кабинетлар, уңайлы ашханә, спорт залы, остаханәсе бар", – диде район башлыгы Александр Никошин мәктәп ачылу тантанасында.
Авыл халкы һәм күп кунаклар җыелган бу тантанада Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Наталья Гречанникова да катнашты. Ул республикада соңгы елларда мәктәпләр төзү һәм ремонтлауга зур игътибар бирелүен әйтте, авыл халкын яңа мәктәп эшли башлау шатлыгы һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
80 укучыга һәм мәктәпкәчә яшьтәге 20 балага исәпләнгән бинаны “Строитель и К” җәмгыяте төзеде. Бина кирпечтән, ачык төстәге металл сайдинг белән тышланган. Ул эчтән дә, тыштан да бик матур итеп, зәвык белән эшләнгән.
“Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин яңа уку йортының символик ачкычын мәктәп директоры Гөлүсә Минсәгыйровага тапшырды. Бүген бу мәктәптә 30 укучы бала белем ала, һәм 15 сабый бакчага йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз