news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Татар Борнае авылы сулы булды

Татар Борнаенда 2014 елда “Чиста су” программасы нигезендә яңа су скважинасы казылган, 800 метр озынлыкта трасса салынган, яңа башня куелган булган.

(Әлки, 3 август, "Татар-информ",  "Әлки хәбәрләре"). Узган атнада Әлки районы Татар Борнаенда су мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән. Моның өчен бик зур күләмдә эш башкарылган, дип яза җирле басма.

Татар Борнаенда 2014 елда “Чиста су” программасы нигезендә яңа су скважинасы казылган, 800 метр озынлыкта трасса салынган, яңа башня куелган һәм аның тирә-юне тотып алынган иде. Бу эшләргә республика программасы нигезендә 3 миллион 600 мең сум акча тотылган. Әмма өч ел да үтми, Татар Борнае янә сусыз калган.

Җирлек башлыгы Илсур Зарипов аңлатуынча, яңа скважинадан ком килә башлаган. Берничә мәртәбә насосны алмаштырып карасалар да, хәлне җайга сала алмаганнар. Шуннан Илсур Зарипов эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка мөрәҗәгать итә. Туган авылына ярдәм итү ниятеннән эшмәкәр ферма янындагы кечкенә башня урынына 50 кубометрлы яңа биек су башнясы куярга ышандыра. Яңгырлар туктауга, бу эшкә тотыналар да.

Яңа башня өчен иң элек нигезен булдырасы. Аны Казаннан махсус бригада чакыртып, арзанга гына эшләтә алалар. Дамир Шәйхетдинов кирәкле төзелеш материаллары белән тәэмин итә. Аннан эшмәкәр Чистайдан биек кран чакыртып, башняны урынына күчертә. Әмма мәсьәлә болай гына тулысынча хәл ителми әле. Яңа урындагы башнядан авылга таба иске, нәзек суүткәргеч салынган була. Анысын Дамир Шәйхетдинов 600 метр озынлыкта, 110 мм калынлыктагы полиэтилен торбага алыштырта.

Хәзер Татар Борнае тулысынча су белән тәэмин ителгән. Кызу көннәрдә, су күп кулланылганда да аның басымы көчле, ди халык.

Илсур Зарипов авылга һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка олы рәхмәтен җиткерә. Җирлек башлыгы авылдашларына да мөрәҗәгать итә: көн-төн бакчаларга су агызмасыннар иде, ди. Җир астында да су запасы чиксез түгел шул. Аннан, электр энергиясенә дә чыгымнар хәйран зур икән. Гомумән, эчә торган суны исраф итмичә, кадерләп тотарга кирәк безгә, диелгән район хәәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot