news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының су тубы спорты белән шөгыльләнүче кызларын Россиядә дә беләләр

ечкенә генә район үзәгендә балаларның әлеге спортта шундый зур күтәрелеш алуының төп локомотивы – ул аларның тренеры Александр Георгадзе.

(Әлки, 6 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлкинең “Ләйсән” йөзү бассейнында су тубы спорты белән шөгыльләнүче кызлар яңадан-яңа уңышлары белән сөендерәләр. Алар хәзер Россия күләмендә уза торган зур ярышларга чакырулар алалар һәм анда уңышлы чыгыш ясыйлар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Актай” исемен йөртүче бу кызлар командасы югары лига уенчылары исемен алган. Ел ярым элек кенә су спорты белән шөгыльләнә башлаган кызларның шундый зур үсешкә ирешә алуы Татарстан, Россия ватерполо тренерларын, белгечләрен дә гаҗәпләндергән.

Кечкенә генә район үзәгендә балаларның әлеге спортта шундый зур күтәрелеш алуының төп локомотивы – ул аларның тренеры Александр Георгадзе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100