news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының сайлау участокларында грипптан прививка ясатырга була

Халыкка уңайлы булсын өчен медицина хезмәткәрләре сайлау участокларына килгән.

Әлки районының сайлау участокларында грипптан прививка ясатырга була
http://alki-rt.ru/

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Тавыш бирү белән бер үк вакытта әлкилеләр грипп кебек йогышлы авырудан прививка ясата ала. Бу хакта район газетасы яза.

Вакцинациянең мобиль пунктлары Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә, Базарлы Матак урта мәктәбендә, «Алина» спорт комплексында, Алексеевск аграр көллияте филиалында, Балалар иҗат йортында урнаштырылган. Район мәдәният йортында урнашкан 715нче сайлау участогында район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Лидия Волостнова кизү тора.

«Быел эпидемик сезон аеруча куркыныч булачак. Коронавируслы инфекция элеккечә зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә грипптан вакцинация бу чорда аеруча мөһим. Халыкка уңайлы булсын өчен медицина хезмәткәрләре сайлау участокларына килде. Күпләр форсаттан файдаланып, үзләрен грипптан саклану хәстәрен күрделәр», — диде Лидия Волостнова.

news_right_1
news_right_2
news_bot