news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Үргәгар авылында яшәүчеләр чаңгы ярышлары үткәргән

Зөлфия Җангирова, Гаваз Закиров, Нургали Зыятдинов иң оста чаңгычылар дип танылган.

(Әлки, 1 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Үргәгар авылында яшәүчеләр чаңгы ярышлары үткәрде, дип яза район газетасы.

Чаңгы ярышларында балалар бакчасында, мәктәп, авыл клубында, китапханәдә һәм җирлек советында эшләүчеләр, кышкы спортның бу төрен яратучы өлкәннәр дә катнашкан. 

Зөлфия Җангирова, Гаваз Закиров, Нургали Зыятдинов иң оста чаңгычылар дип танылган һәм аларга Мактау грамоталары тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot