news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының П.Хузангай музее директоры район газетасы язмаларын туплап китап чыгарган

200 биттән торган әлеге китап "Русский стал судьбой..." дип исемләнгән.

(Әлки, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин "Әлки хәбәрләре" газетасында төрле елларда дөнья күргән язмаларны туплап китап чыгарган, дип яза җирле басма.

Петр Хузангай музее директоры Олег Мурзин "Әлки хәбәрләре" һәм "Коммунизм юлы" газеталарында төрле елларда дөнья күргән язмаларны туплап китап чыгарды.

200 биттән торган әлеге китап "Русский стал судьбой..." дип исемләнгән. Биредә рус милләтеннән булган әлкилеләр хакындагы мәкаләләр тупланган. "Газета битләрендә басылган әлеге язма геройлары – район тормышында, аның тарихында зур роль уйнаган шәхесләр", дип билгеләп үтә Олег Мурзин китапның кереш өлешендә. Китапка кергән әлеге кешеләр белән горурланып, алар хакындагы язмаларны кабат укып чыгу мөмкинлеге туа. Китап укучылар өчен дә, анда телгә алынган геройларга, аларның туганнарына да менә дигән истәлекле бүләк бу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100