news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының кызлар командасы ватерпол буенча Россия беренчелегендә катнашачак

Районыбызның 14-15 яшьлек кызлар командасы ватерпол буенча Россия беренчелеге ярышларында Татарстан данын яклаячак.

(Әлки, 25 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының кызлар командасы ватерпол буенча Россия беренчелегендә катнашачак. Районыбызның 14-15 яшьлек кызлар командасы ватерпол буенча Россия беренчелеге ярышларында Татарстан данын яклаячак, дип яза җирле басма.

Узган елның августында район үзәгендә “Ләйсән” йөзү бассейны ачылуга, анда су спорты секцияләре эшли башлады. Бүген әлеге секцияләрдә йөздән артык бала шөгыльләнә. Аларны су спорты серләренә тәҗрибәле тренерлар Александр Георгадзе һәм Эльвира Шәйхетдинова өйрәтәләр. Биредә ватерпол буенча малайлар һәм кызлар командалары оешты. Алар даими төстә күнегүләр үткәрәләр.

Күптән түгел кызлар командасының Татарстан исеменнән су полосы буенча Россия беренчелеге ярышларында катнашасы билгеле булды. Әлеге бәйге 29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә уза. Ватерполчы кызларыбыз бүген әлеге мәртәбәле ярышларга җитди әзерлек алып баралар. Шул максатта һәр атнада “Ләйсән”дә су полосы ярышлары үткәрелә.

Россия беренчелегендә тугыз спортчы кызыбыз катнашачак. Алар – Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары.

Тренерлары җитәкчелегендә алар 28 октябрьдә юлга кузгалачак. Мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр чыгыш ясаячак кызларыбызга уңышлар юлдаш булсын, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100