news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының кайбер хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләде

Бер гектардан уңыш уртача 21 центнер тәшкил итә.

Әлки районының кайбер хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләде
alki-rt.ru/

(Әлки, 22 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2401 гектарда үстерелгән игеннәрдән филиал механизаторлары 5 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Бер гектардан уңыш уртача 21 центнер тәшкил итә.

Игеннәрне теземнәргә салуда Фаил Яһудин, Ирек Җәләлетдинов бик тырышып эшләделәр. Ә суктыруда Евгений һәм Виталий Арнаковларга, Виталий Антоновка тиңнәр юк. Бу көннәрдә филиал комбайнчылары башка хуҗалыкларда урып-җыю эшләрендә булышалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100