Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районының кайбер авылларында тавык-чебешләрне төлке алу очраклары ешайган
Әмма аларны аулауның үз вакыты бар. Бу эш нигездә көзге-кышкы ау чорында башкарыла.
(Әлки, 6 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының кайбер авылларында тавык-чебешләрне төлке алу очраклары ешайган, дип яза район газетасы.
Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, зыян күргән кешеләр зарланып аңа шылтыраталар, төлкеләргә каршы чара күрүне сорыйлар икән. Дөрестән дә, быел район территориясендә әлеге җәнлекләр саны шактый арткан. Әмма аларны аулауның үз вакыты бар. Бу эш нигездә көзге-кышкы ау чорында башкарыла. Ә торак пунктларда җәнлекләрне аулау гомумән рөхсәт ителми.
“Кош-кортыгыз төлкегәме, бүтән җанваргамы азык булмасын дисәгез, аларны иреккә чыгармаска, ә төнгә сарайга ябып калдырырга кирәк”, - ди Андрей Ерусланов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз