Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының күп балалы гаиләләре ремонттан соң Казан циркын ачу тантанасында катнашты
11 айдан артыграк дәвам иткән ремонт һәм модернизациядән соң цирк танымаслык булып үзгәргән.
(Әлки, 17 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының күп балалы гаиләләре бүген күләмле реконструкциядән соң кичә Казан циркын ачу тантанасында катнашты, дип яза район газетасы.
Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерүче Лилия Леонтьева (Иске Матак), Айсылу Нуруллина (Яңа Баллыкүл), Зоя Варламова (Түбән Колчурино), Гөлсинә Гатина (Карга), Алсу Ситдыйкова (Ташбилге), Татьяна Хәйруллина (Иске Тахтала) һәм Ирина Кузнецова (Салман) балалары белән бергә Татарстан Президенты катнашында үткән шушы искиткеч бәйрәмдә булу бәхетенә ирештеләр. Әлеге чарада бөтен Татарстаннан күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 1500 малай һәм кыз катнашты.
11 айдан артыграк дәвам иткән ремонт һәм модернизациядән соң цирк танымаслык булып үзгәргән. Оча торган тәлинкә формасындагы бинада хәзер бөтен нәрсә – кәнәфиләр, манеж, зал, фойе, түшәм, бәдрәфләр, киенү-чишенү бүлмәсе һәм хайваннар өчен бүлмәләр – өр-яңа.
1967 елда төзелгән Казан циркы яңартуга бик тә мохтаҗ иде. Капиталь ремонт кичергән цирк хәзер барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Аның ачылуы – республика халкына, бигрәк тә балаларга менә дигән бүләк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бинаны ачу тантанасында моны ассызыклады. “Без яңартылган циркның иң беренче тамашачылары күп балалы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә – теләсә кайсы илнең нигезе, без аның белән горурланырга тиеш”,–диде республика башлыгы.
Тантанада катнашкан әлкилеләр, аеруча балалар әлеге бәйрәмнән зур канәгатьлек хисе белән кайттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз