news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Иске Тахтала урта мәктәбендә педагог-оештыручылар өчен семинар узды

Көн азагында семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.

(Әлки,  5 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Иске Тахтала урта мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар өчен балалар оешмаларының балаларда һәм үсмерләрдә лидерлык сыйфатлары формалаштырудагы роленә багышланган семинар булды, дип яза җирле басма.

Семинарда катнашучылар 9 нчы сыйныф җитәкчесе Н.Мартынова үткәргән “Үз-үзеңне табу” дигән сыйныф сәгатендә, 8 сыйныфта укытучы Л.Калмыкованың “Өйрәнү авыр булса, эштә җиңел була”темасына сыйныф сәгатендә карадылар. Мәктәптә шулай ук “Лидерлык сыйфатлары” дигән эшлекле уен үткәрелде. Аны педагог С.Смирнова оештырды. Көн азагында семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot