news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Иске Салман авылы фермеры республика бәйгесендә җиңү яулады

Радик Насыйбуллин 2017 ел нәтиҗәләре буенча республика бәйгесенең "Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинациясендә җиңү яулады.

(Әлки, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Иске Салман авылы фермеры Радик Насыйбуллин республика бәйгесенең "Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинациясендә җиңү яулады, дип яза җирле басма.

Аңа Диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырдылар. Бүләкләү 21 ноябрьдә районда узган республика зона семинар-киңәшмәсендә булды.

Радик Насыйбуллинның гаилә фермасында 41 баш мөгезле эре терлек, шуларның 24 е – савым сыерлары. Радик хуҗалыгында байтак еллардан бирле күпләп терлек асрый, ә 2015 елдан эшчәнлеген фермер буларак дәвам итә.

Насыйбуллиннар – эшчән һәм тату, зур гаилә. Яшь кенә булсалар да, Радик белән Эльвира инде биш бала үстерәләр. Күптән түгел алар яңа өй дә салып керделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100