Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының Иске Әнҗерә авылында балалар өчен Сабантуй үткәрелде
Азат Илгиз улының туган авылына һәм мәктәпкә күрсәткән ярдәме санап бетергесез.
(Әлки, 26 август, "Татар-информ","Әлки хәбәрләре" , Азат Низамиев). Әлки районының Иске Әнҗерә авылында якташлары Азат Мәҗитов балалар өчен Сабан туе үткәрде, дип яза җирле басма.
Иске Әнжерә мәктәбе яңа уку елы алдыннан барлык укучыларын, аларның әти-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен җыеп Сабан туе үткәрде.
Әлеге бәйрәмгә Казаннан мәктәпкә һәрдаим ярдәм итеп торучы авылдашлары –“Сетевая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов та кайткан иде. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов катнашты.
Иске Әнҗерә мәктәбен районның бәхетле уку йортларының берсе дияргә була. Зур булмаган авылда әлегә кадәр тугыз сыйныфлы үз мәктәпләре эшләп тора. Биредә бүген 24 бала белем ала. 15 ел элек төзелгән мәктәп бинасы да бик әйбәт әле.
Азат Илгиз улының туган авылына һәм мәктәпкә күрсәткән ярдәме санап бетергесез. Быел әле Ураза гаетендә ул авылдагы барлык балаларга бәйрәм бүләге итеп тәм-томнар белән шыплап тулган пакетлар юллаган иде. Аннан алдарак мәктәпкә спорт җиһазлары һәм төрле фән кабинетлары өчен кирәкле җиһазлар кайтарды.
Уку елы башланыр алдыннан авылдашлары балалар өчен әнә нинди күңелле Сабан туе оештырткан. Бу бәйрәмгә дә ул күп бүләкләр белән кайткан. Укуларында уңышлар теләп, ул мәктәпнең 24 укучысына да уку кирәк- яраклары тулы мәктәп букчалары тапшырды.
Сабан туен бик күңелле һәм эчтәлекле итеп укытучылар Дамир Хәйруллин һәм Гөлсинә Гыйззәтуллина алып бардылар. Мәктәп директоры Рәмзия Газизова “бишле”гә генә укучы, җәмәгать эшләрендә актив балаларны мактады, бүләкләр өләште. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 11 укучыга спорт киемнәре тапшырылды.
Азат Мәҗитов та тырыш укучыларны зурлады. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган ике укучы аның 10 ар мең сум акчалата бүләген алачак. Моннан тыш, теге яки бу уку йортына кергән ике чыгарылыш укучысына “Сетевая ком¬пания” матди ярдәм күрсәтеп торачак.
Әнҗерәлеләр туган авылы турында гел кайгыртып торучы мәрхәмәтле авылдашлары белән бик горурланалар. 6 сыйныф укучысы Сөмбел Минһаҗева барысы исеменнән аңа рәхмәт сүзләре әйтте:
–Мин дә үсеп җитеп сезнең кебек авылыбызның патриоты булырга, мәктәбемә, туган төбәгемә ярдәм итеп яшәргә хыялланам, – диде ул һәм Азат Илгиз улына бүләк түбәтәй кигезде.
Сабан туе булгач, җыр-биюләр дә, төрле спорт ярышлары, уеннар да озак дәвам итте. Аннан балалар зур табын янына утырышып тәм-томнар белән сыйланды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз