Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районының Иске Матак авылында Спас районы үзешчәннәре концерт күрсәтте
Районнарның бер-берсенә концертлар күрсәтүе республика мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән башланып китте.

(Әлки, 30 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районының Иске Матак авылында Спас районы үзешчәннәре бик матур концерт куйды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Районнарның бер-берсенә концертлар күрсәтүе республика мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән башланып китте. Узган атнада шундый концертны безнең сәнгать осталары Спас районының Тукай авылында куйганнар иде. Артистларның чыгышларын тукайлылар бик җылы кабул иттеләр.
Концерт башланыр алдыннан ике районның мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Рәсимә Гайфуллина һәм Фәрхат Низамов белән сөйләшеп алдык. Алар әйтүенчә, күршеләрнең концертлар белән алмашуы безнең районнар өчен яңалык түгел. Әлкилеләр һәм спаслылар алдагы елларда да бер-берсенә җырлы-биюле тамашалар белән йөрештеләр. Ә инде мәдәният министрлыгы бөтен районнар өчен шушы башлангыч белән чыккач, моңа кабат бик теләп кушылганнар.
Гомумән, күрше район талантларының җыр-моңнары, дәртле биюләре Иске Матак һәм Югары Матак (аннан да кеше күп килгән иде) халкында бик җылы тәэсирләр калдырды. Кешеләр рәхәтләнеп ял итеп, артистларга рәхмәтләр әйтеп таралаштылар мәдәният йортыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз