news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Иске Матак авылында республика программасы буенча төзелгән яңа клуб ачылды

Тамаша залы 100 урынга исәпләнгән.

(Әлки, 27 август, "Татар-информ", Әлки хәбәрләре" , Азат Низамиев). Әлки районының Иске Матак авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Ул республика программасы нигезендә сафка басты, дип яза җирле басма.

Искематаклылар үзешчән сәнгатьтә бик актив. Биредә халык уен кораллары һәм җыр ансамбле озак еллардан бирле уңышлы эшләп килә. Ә менә мәдәният йортлары бик иске, начар хәлдә иде. Бина нигезенә кадәр тузган, кышларын эчендә җил уйнады. Һәм менә, ниһаять, Иске Матак халкы да иркен, матур, яңа мәдәният үзәгенә ия булды. Аны ачу тантанасына авылның яше-карты җыелды.

Иң элек искематаклыларны бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

- Иске Матакта берничә ел элек мәктәпкә, балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Инде менә яңа клублы да булдыгыз. Яңа мәдәният учагы күңелле тамашалар, бәйрәм, концертлар белән гөрләп торсын. Без әле шушы мәһабәт бина белән янәшәдә спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыгы, парк та төзергә ниятләп торабыз, - диде район башлыгы.

Тантанага Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова да килгән иде.

- Соңгы елларда республикада бик күп клублар төзелде, гамәлдәгеләре ремонтланды. Бу масштаблы эш “Татарстанда авыл клублары төзелеше” программасы нигезендә башкарыла. Бу Россия күләмендә уникаль программа. Авылыгызның мәдәният учагы бер дә буш тормасын, күңелле һәм эчтәлекле чаралар гел үткәрелсен, халык биредә рәхәтләнеп ял итсен, аралашсын, үзенә кызыклы шөгыльләр тапсын иде, - дип халык алдында чыгыш ясады министр урынбасары. Аннан ул мәдәният йорты директорына яңа бинага җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов, мәктәп директоры Мария Чванова да сүз алып, бөтен авыл халкы исеменнән төзүчеләргә, республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт әйттеләр.

Озак еллар биредә “Әлки” совхозын җитәкләгән Рафаэль Ибәтуллин да чарага кунак итеп чакырылган иде. Ул авыл халкы өчен чын ихластан сөенүен әйтте.
- Монда бит искиткеч тырыш халык яши. Искематаклылар хезмәттә генә түгел, мәдәнияттә дә активлар, җырга-моңга һәвәсләр. Яңа клуб сезгә озак еллар хезмәт итсен, аның рәхәтен күрегез, - дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.

Аннан яңа бинаны төзеп сафка бастырган “Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин мәдәният йорты директоры Сергей Калмыковка символик ачкычны тапшырды. Мәдәният йорты ишекләрен ачты һәм халык эчкә үтте.

Килеп керүгә зур фойе. Бинаның бер өлешен китапханә алып тора. Икенче якта түгәрәкләр, аерым алганда, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен зур бүлмә. Вера Лычникова балаларны чигәргә, сәйләннән картиналар эшләргә өйрәтә икән. Ул монда балаларның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырган.

Аннан тамаша залына уздык. 100 урынлы зал халык белән шыплап тулды. Сәхнәдә авыл һәм район мәдәният хезмәткәрләренең зур концерты башланды. Биредә гел шундый күңелле чаралар булып торсын, мәдәният йорты авыл халкының яраткан урынына әверелсен иде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100