news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Иске Камка җирлегендә яшәүчеләр быелгы үзара салымны тулысынча түләгәннәр

Чишмәләрне төзекләндерү, урам яктырткычларын төзек тоту, чүп-чарны җыю һәм утильләштерү эшләрен башкарырга ниятлиләр.

(Әлки, 16 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Иске Камка җирлегендә яшәүчеләр быелгы үзара салымны тулысынча түләп куйганнар, дип яза җирле басма

Былтыр да камкалылар үзара салымны районда беренчеләрдән булып 23 мартка ук түләп бетергәннәр иде. Әлеге акчаларга һәм дәүләт субсидиясенә биредә күп хезмәтләр башкарылды. Салымның "эшләвенә" инанган авыл халкы быел февраль уртасына ук акчаны җыеп тапшырган. Шулай итеп, 240 кешедән 144 мең сум акча тупланган. Хәзер шул суммага дүртләтә күләмдә дәүләттән субсидия алыначак. Димәк, Иске Камкада яз айларында ук референдумда каралган эшләргә керешергә мөмкин булачак.

Быел Иске Камка җирлегендә урам юлларын яхшырту, су башнялары тирәләрен тотып алу, су системасын яңарту дәвам иттереләчәк. Шулай ук чишмәләрне төзекләндерү, урам яктырткычларын төзек тоту, чүп-чарны җыю һәм утильләштерү эшләрен башкарырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100