news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Иске Камка авылында Тегермән урамы язгы ташу сулары белән бүленеп калган

Соңгы ике көндә Кече Чирмешән елгасында су 5 метрга күтәрелгән.

(Әлки, 13 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Иске Камка авылында Тегермән урамы язгы ташу сулары белән бүленеп калган, дип яза район газетасы.

Соңгы ике көндә Кече Чирмешән елгасында су 5 метрга күтәрелгән. Ташу сулары елга үзәненә җәелеп, 14 йортлы Тегермән урамы "зур җирдән" бүленеп калган. Хәер, авыл халкы өчен бу көтелмәгән хәл түгел. Чөнки әлеге урам һәр елны язгы сулар белән бүленә. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, йортларга су кермәгән, кешеләр һәм терлек-туар өчен куркыныч юк.

–Язгы ташуга әзерләнеп, көймәне алдан ук көйләп куйган идек. Махсус кеше дә билгеләдек. Ул Тегермән урамында яшәүчеләрне бер яктан икенче якка көймә белән йөртә. Кече Чирмешәндә суның күтәрелүе гел күз уңында, анда тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылды,– ди авыл җирлеге башлыгы.

Берничә көн элек Базарлы Матакта Актай елгасы да ярларыннан чыккан иде. Бакчаларга, йортларга су керү, кешеләрнең зыян күрүе очраклары булмады. Әхмәт авылыннан да Кече Чирмешәндә боз кузгалуы хакында хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100