news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Иске Камка авылында ике урам су эчендә калган

Әлегә өйләргә су кермәгән.

(Әлки, 14 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Иске Камка авылының Тегермән урамы язгы ташу сулары белән бүленеп калган иде инде. Бүген авылның Чирмешән урамы да су белән бүленгән, дип яза җирле басма.

Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров хәбәр итүенчә, ике урам халкы өчен дә йөреп торырга көймәләр куелган. Көймәчеләр шунда көне буе кизү торалар.

Әлегә өйләргә су кермәгән. Кече Чирмешәндә су 5 метр 15 сантиметрга күтәрелгән. Авыл халкы суның тагын ярты метр күтәрелүен көтә икән. Ул чагында ташу суы болыннарга җәеләчәк, печәнлекләрдә, көтүлекләрдә үлән күкрәп үсәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot