news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының ике кече авылына асфальт юллар салыначак

Бу максатларга республика бюджетыннан 160 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

(Әлки, 15 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ). Быел райондагы ике кечкенә авылга – Мулланур Вахитовка һәм Абдул Салманга асфальт юллар салыначак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Дөрес, Чиябаштан Мулланур Вахитов поселогына 5,4 километр һәм Иске Матактан Абдул Салманга чаклы 3,9 километр комлы-ташлы катнашма түшәлгән юллар ясалган иде. Алар берничә ел халыкка хезмәт итте. Мондый юл салу арзанга төшә, әмма ул озак елларга исәпләнмәгән. Шуның өстенә, ул юлларны җәй әйләнәсе грейдерлап тигезләп тора.

Ике кечкенә авылга асфальт юл салу өчен республика бюджетыннан 160 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot