news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә тәүлек саен 10-12 тонна сыек май җитештерелә

Былтыр ел дәвамында 45 миллион сумлык продукция җитештерелгән.

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә тәүлек саен 10-12 тонна сыек май җитештерелә
alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayonyny-khuzangay-mgyyatend-iteshterelgn-knbagysh-mae-kibet-kishtlrend-ozak-totkarlanmyy

(Әлки, 25 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә тәүлек саен 10-12 тонна сыек май җитештерелә. Соңгы елларда көнбагыш маен рафинадлау цехы да эшли башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Былтыр ел дәвамында 1022 тонна үсемлек мае эшләп чыгарылган. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 45 миллион сумлык продукция дигән сүз.

Көнбагыш маен сыгу, аны рафинадлау ике сменада башкарыла. Үзләрендә үстерелгән көнбагыш биредә бернинди калдыксыз эшкәртелә. Маен кибетләр, эре предприятиеләр алса, түбе терлекләргә катнаш азык өчен бик әйбәт кушылма булып хезмәт итә. Кабыгы исә мондагы зур-зур биналарны ягып җылытуга тотыла. Әле артып та кала. Калганын Алексеевск кирпеч заводы сатып ала.

Май цехында тәҗрибәле белгечләр Александр Смирнов һәм Әмир Нуретдинов хезмәт куялар.

Майның рафинадланганына сорау зуррак булганга, янәшәдә тагын бер зур цех төзегәннәр. Монда сыек май чистартыла, ачык төскә кертелә, ягъни рафинадлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot