news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Әхмәт авылында инвалид ир батып үлгән

Инвалид ир Кече Чирмешәнгә балык тотарга йөри торган булган.

(Әлки, 14 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Үткән атнада Әлки районының Әхмәт авылында 52 яшьлек ир-ат Кече Чирмешән елгасында батып үлгән, дип яза район газетасы.

Ике аяксыз, протезлар белән хәрәкәтләнүче инвалид ир Кече Чирмешәнгә балык тотарга йөри торган булган. Яңгырлы көндә ул ярдан елгага егылып төшкән һәм чыга алмаган булса кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot