Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районының гүзәл затларына якташлары җырчы Мирсәет Сөнгатуллин бәйрәм бүләге ясады
Өметле яшь җырчы, бик күп профессиональ конкурслар лауреаты Энҗе Шәймурзина башкарган җырлар да көчле алкышларга күмелде.
(Әлки, 6 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева ). 8 Март бәйрәме алдыннан Әлки районы башлыгы Александр Никошин чакыруы буенча якташ җырчыбыз Мирсәет Сөнгатуллин җыр бәйрәме ясады, дип яза район басмасы.
Бу концертны әлкилеләр байтактан көтә иде инде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, бөтен татар дөньясына танылган җырчы Мирсәет Сөнгатуллинны район сәхнәсендә күрү, аның тере тавышын ишетү бик күпләрнең теләге иде. Районыбызның Татар Борнае авылында туып үскән Мирсәетне табигать искитмәле моңлы һәм көчле тавыш белән бүләкләгән. Районыбызның гимнына әйләнгән “Әлкием”не, “Җәяүле буран”, “Авыл көе” кебек җырларны, бик күп татар халык көйләрен Мирсәет кебек оста, йөрәкләргә үткәрерлек итеп тагын кем башкара икән?! Ул 205 татар халык җыры тупланган диск чыгарып, милләтебез өчен бәяләп бетергесез хезмәт башкарды. Аның башкаруында аеруча үзенчәлекле булып яңгыраган рус халык җырларыннан торган альбом да дөнья күрде. Мирсәетнең улы Алмаз да бик талантлы егет. Ул Мәскәү консерваториясен тәмамлап, хәзер Мәскәү опера театрында солист буларак җаваплы партияләр башкара. Бер сүз белән әйткәндә, халык арасыннан чыккан чын талант иясе Мирсәет Сөнгатуллин – районыбызның горурлыгы.
5 март – якшәмбе кичендә район мәдәният йортына җыелган халык Мирсәет башкаруындагы затлы, моңлы җырларны тыңлап кинәнде. Җырчы тамашачы күптән яратып өлгергән көйләрне дә, яңаларын да, үзе иҗат иткән җырларны да яңгыратты. Өметле яшь җырчы, бик күп профессиональ конкурслар лауреаты Энҗе Шәймурзина башкарган җырлар да көчле алкышларга күмелде. Ә талантлы сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Рәшит Сабиров зал тулы халыкны көлдерде дә, уйландырды да, сагышландырды да.
Артистлар иҗатларын олылап концертка килгән халыкка, үзләрен зур кунакчыллык һәм хөрмәт белән каршы алган район җитәкчеләренә рәхмәтле булса, тамашачылар көчле алкышлар, чәчәк бәйләмнәре белән сәнгать әһелләренә чиксез ихтирамнарын белдерделәр. Мирсәет Сөгатуллинның авылдашлары, бүтән тамашачылар сәхнәгә күтәрелеп, җыр бәйрәме ясаулары, күңелле һәм рәхәт ял иттерүләре өчен артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова исә сәнгатькәрләрне эчтәлекле һәм матур итеп саф татар телендә сәламләде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз