news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Чуаш Кичүендә авыл җирлеге советының яңа бинасы ачылды

Әлки районының Чуаш Кичүендә авыл җирлеге советының яңа бинасы ачылды

(Әлки, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Чуаш Кичүендә авыл җирлеге советының яңа бинасы тантаналы төстә файдалануга тапшырылды. Бу турыда җирле басма яза.

Ул Татарстанда Республика программасы нигезендә төзелгән әлегә бердәнбер җирле үзидарә бинасы икән. Аны ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобайдуллин, авыл җирлекләре башлыклары, биредә яшәүче халык катнашты.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге районда иң эреләрдән санала. Аның составына дүрт авыл керә. Җирлек советы озак еллар дәвамында алты почмаклы өй зурлыгындагы агач йортта халыкка хезмәт күрсәтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot