news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Чуаш Кичүе комплексына голштин-фриз токымлы сыерлар кайтарылды

Мондый токымлы сыерлар дөньяда иң күп сөт бирә торганнардан санала.

(Әлки, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Чуаш Кичүе сөтчелек комплексына Даниядән, Голландиядән һәм Германиядән голштин-фриз токымлы 1200 баш сыер кайтарылды.

Мондый токымлы сыерлар дөньяда иң күп сөт бирә торганнардан санала. Алар сөтне дә мулдан бирә, продукциянең сыйфаты да яхшы була. Дөньяның төрле илләрендә сөтчелек белән иң уңышлы шөгыльләнүче фермалар әлеге токым сыерларга өстенлек бирә.

Чуаш Кичүе мегафермасы җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллин узган елның ноябрендә бер төркем белгечләр белән берлектә Даниягә, Голландиягә һәм Германиягә барып, буаз таналар сайлап кайтканнар иде. Карантин узганнан соң әлеге яшь маллар инде комплекска кайтарыла башлады.

Моңа кадәр Чуаш Кичүе комплексында Канададан һәм АКШтан кайтарылган сыерлар асралды. Хәзер әлеге сөтбикәләрнең күпчелеген Юхмачы, Карга комплексларына һәм Иске Матакта ачылган сөтчелек фермасына озатканнар. Бүген Чуаш Кичүе мегафермасында 2200 баш савым сыеры исәпләнә. Чит илләрдән кайтарылган нәселле таналар март аенда бозаулый башлаячак. Яңа бозаулаган таналар елга 7 мең килограммга кадәр сөт бирергә сәләтле. Икенчегә, аннан соң бозаулаган сыерлар 9 мең килограммнан күбрәк продукция бирә, ди белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100