news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының өч ватерпол командасы Россия беренчелегенең икенче турына үтте

Пензада 17 яшькәчә, Златоустта 15 яшькәчә кызлар көндәшләрен җиңүгә иреште.

Әлки районының өч ватерпол командасы Россия беренчелегенең икенче турына үтте
alki-rt.ru

(Әлки, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкинең “Ләйсән” бассейнында шөгыльләнүче ватерпол командаларыбыз спортның бу төре буенча Россия беренчелеге ярышларында катнашты. Районның өч командасы да Россия чемпионатының беренче турын үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Унбиш яшькәчә малайлар командасы Ижевск шәһәрендә узган ярышларда осталыгын күрсәтте. Пензада 17 яшькәчә, Златоустта 15 яшькәчә кызлар көндәшләрен җиңүгә иреште.

Әмма иң көчле, иң оста икәнлекләрен раслап, чемпионатта җиңүгә ирешү өчен аларга бик нык тырышырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot