news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының өч укучысы “Олимпка юл” республика олимпиадалары призерлары булдылар

Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Камил Мәхмүтов физика буенча фән бәйгесендә җиңү яулады, ә математика олимпиадасында призер булды.

(Әлки, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының авыл мәктәпләре арасында “Олимпка юл” исеме астында үткән республика олимпиадаларында районның өч укучысы бик әйбәт нәтиҗәләргә иреште, дип яза җирле басма.

Олимпиадалар математика, инглиз теле, химия һәм физика фәннәреннән үткәрелде. Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Камил Мәхмүтов физика буенча фән бәйгесендә җиңү яулады, ә математика олимпиадасында призер булды. Шушы ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Илүзә Гарипова һәм Чуаш Кичүе мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Камил Җәббаров химия олимпиадасы призерлары булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot