news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының өч спортчысы билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә призлы урын алды

Алар өчесе дә билбау көрәше буенча Россия чемпионатында Татарстан командасы составында чыгыш ясаячак.

Әлки районының өч спортчысы билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә призлы урын алды
alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayonynnan-ch-sportchy-bilbau-krshe-buencha-tatarstan-berenchelegend-prizly-uryn-yaulady

(Әлки, 9 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). 1-3 мартта Нурлат шәһәрендә билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә Базарлы Матактан Регина Нуретдинова беренче урын яулады һәм алтын медальгә ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

1999-2001 елларда туган яшьләр арасында үткән әлеге турнирда район командасы уңышлы чыгыш ясады. Регинадан тыш, Руслан Нуретдинов (100 килограммнан артык авырлыктагылар арасында) – беренче урын, Рәсим Әхмәров (75 кг) – өченче урын алдылар.

Алар өчесе дә билбау көрәше буенча Россия чемпионатында Татарстан командасы составында чыгыш ясаячак. Бу яшьләр тренерлар Рәмис Вафин һәм Илдар Әхмәров җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100