news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының өч сайлау участогында сайлаулар уза

Бүген районда авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш депутатларын сайлыйлар.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Бүген Әлки районында өч сайлау участогында авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш депутатларын сайлаулар булды, дип хәбәр итә район басмасы.
 
Болар: Базарлы Матактагы 4 нче округында, Чуаш Кичүендәге 9 нчы, Иске Коратадагы 6 нчы бермандатлы сайлау округы. 
 
Әлеге округларда 611 сайлаучы исемлеккә кертелгән.
 
Чуаш Кичүе җирлегенең Әхмәттәге 9 нчы  округында сайлаулар актив башланып китте.  Иртәнге җидедә сайлауга беренче булып Зөбәйдә Низамиева тавыш бирде. Ул авылда 30 елгап якын инде балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшли. Аңа беренче сайлаучы буларак истәлекле бүләк тә тапшырдылар. 
 
Иртәнге сәгать 9га Әхмәттә 20 кеше инде тавыш биргән иде. Бу барлык сайлаучыларның 17 проценты.
 

Участокта музыка уйнап тора. Сайлаучыларга кайнар чәй, коймак тәгъдим итәләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot