news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Борискино авылында терлек азыгы хәзерләү тулы куәткә бара

Бүгенгә 480 тонна сенаж салганнар.

Әлки районының Борискино авылында терлек азыгы хәзерләү тулы куәткә бара
alki-rt.ru/

(Әлки, 11 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районының “Борискино” отрядында быел кышлатуга 364 баш ат белән керергә җыеналар. Карамалыда тагын 246 ат бар. Димәк, отрядка бу кадәр мал-туар өчен хәйран азык запасы тупларга кирәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Борискино”да моның кадәр терлек күптәннән булганы юк иде. Кышлату өчен аларга каралты-кураны да көйләргә, җитәрлек азык та хәзерләргә кирәк. Отрядта махсус корылган азык утары да калмаган. Тизрәк мөмкин кадәр мулрак азык җыярга кирәк. Шуңа биредә элеккеге алым белән, трактор җирне төрттереп казыткан базларга сенаж салырга тотынганнар.

Бүгенгә 480 тонна сенаж салганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot