news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районының Бибай Чаллысы авылында ферма эшли башлады

Бибай Чаллысындагы терлекчелек биналарына савым сыерлары кайта башлады.

(Әлки, 21 декаберь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Бибай Чаллысы авылында ферма эшли башлады, дип яза район газетасы.

Авылдагы ферма биналарында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Ике корпуска тирес чыгару җайланмасын урнаштырасы гына калган. Биналарга заманча сөтүткәргечләр куелган, сөтне суыту җайланмасы бар. "Кызыл Шәрык-Агро"ның бу фермасында 400 баш сыер асралачак, дистәдән артык кешегә эш урыннары була. Терлекләрнең әлегә 100 башы кайтарылган. Ферма эшчеләр белән тәэмин ителгән, терлекләрне кышлату өчен мул азык запасы булдырылган.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot