Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының бер җәмгыятендә иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр
Хәзер игенчеләр көнбагыш чәчүгә зур көч куя.
(Әлки, 9 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы “Хузангай” җәмгыятендә иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Районда чәчү эшләре үзенең экваторына җитте – 42 мең 728 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырылган булса, бу эш 8 майга 20 мең гектардан артык мәйданда башкарылды.
Хуҗалыкларда арпа чәчү төгәлләнде. Бу культура быел 6756 гектарда игеләчәк. Шулай ук борчак (803 гектарда), солы (891 гектарда) тулысы белән чәчелде. Хәзер игенчеләр көнбагыш чәчүгә зур көч куя. Быел районда көнбагыш 10 мең 933 гектарда үстереләчәк. Әлегә шуның 7552 гектарында чәчү эшләре башкарылды.
Чәчкечләр шулай ук берьеллык үлән, рапс орлыкларын җир куенына кертүдә эшләтелә.
Көзеннән 24,8 мең гектарда чәчелгән уҗымнарны иртә яздан минераль ашламалар белән тукландырганнан соң, аларда дым каплау эшләре башкарыла. Хәзергә барлык мәйданнарның 66 проценты тырмаланган.
Күп хуҗалыкларда бөртек һәм яшел масса өчен кукуруз чәчү эшләренә әзерлек алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз