news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете төзелүгә 20 ел булган

Әлеге ислам учагы Мәүләшә авылында туып үскән Шәүкәт Гайнетдинов исемен йөртә.

Әлки районының Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете төзелүгә 20 ел булган
alki-rt.ru/

(Әлки, 11 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете ишекләрен ачып, халыкка иман нуры тарата башлаганга ике дистә ел узды. Бу вакыйга зурлап, тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәчеткә йөрүчеләрне әлеге истәлекле көн белән котларга район башлыгы Александр Никошин да килде. Кунаклар да күп кайткан иде.

Әлеге ислам учагы Мәүләшә авылында туып үскән Шәүкәт Гайнетдинов исемен йөртә. Булдыклы, тырыш бу ир-егет Казанда яшәгән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Туган авылында мәчет салдыру теләге белән ул нарат бура сатып ала. Әмма аның үзенә бу изге ниятенең гамәлгә ашканын күрү насыйп булмый, 57 яшендә ул кинәт үлеп китә.

Җәмәгате Талия ханым һәм улы Илсур, әтиләренең амәнәтен үтәп, мәчет салу эшенә алыналар. Мәүләшәдә халык бик аз калганга күрә, мәчетне район үзәгендә салырга булалар. Бу төзелешкә  Базарлы Матакта яшәүче Рияз Төхвәтуллинда зур өлеше керткән.

Әлеге изге эшкә байтак оешмалар, авыл халкы, шул исәптән православие динендәге кешеләр дә риясыз ярдәм итте. Мәчет 1999 елның 30 июлендә, җомга көнне, тантаналы төстә ачылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100