news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Базарлы Матак авылы урамнарында 897 яктырткыч лампа яна

Быел 98 урам лампасы электр энергиясен экономияле файдалана һәм яктырак яна торганына алыштырылды.

Әлки районының Базарлы Матак авылы урамнарында 897 яктырткыч лампа яна
архив/Рамиль Гали

(Әлки, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Базарлы Матакта быел 98 урам лампасы электр энергиясен экономияле файдалана һәм яктырак яна торганына алыштырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район үзәгенең 67 урамында 897 яктырткыч лампа урнаштырылган. Тагын 28 лампа Түбән Биктимер авылы урамнарын яктырта. Базарлы Матакның Тукай, Вахитов, Хәмидуллин, Көнчыгыш урамнарында лампалар светодиодлыга алыштырылды.

Совет, Дзержинский, Мәктәп урамнарында исә, электр баганалары һәм линияләре алыштырылу сәбәпле, урам утларына реконструкция ясалды, яңа яктырткычлар куелды.

Крайнов урамында 700 метр озынлыгында урам юлы ремонтланды һәм 17 берәмлек яктырткычлы яңа баганалар утыртылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100