news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының алты чакрым юлын ремонтлау өчен 178 миллион сум акча таләп ителә

Әлки районы Базарлы Матак-Салман юлында ремонт эшләре башланды.

(Әлки, 12 август ,"Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы Базарлы Матак-Салман юлында ремонт эшләре башланды, дип яза җирле басма.

 Бу юл берничә ел төзекләндерүне көтте. Юлда бик күп чокырлар барлыкка килгән, машина белән йөрүчеләр өчен аны узу бер газап иде. Юл төзүчеләр юлның асфальтын кырып алып, ваклатып, янә шунда ук түшәделәр. Әмма юл тиз арада кабат чокырлар белән тишкәләнде.

Быел ниһаять Салман юлында ремонт эшләре башланды. Дөрес, 6 чакрым юлны тулысынча ремонтлау өчен 178 миллион сум акча таләп ителә. Әлегә республика бюджетыннан юлның 800 метрын ремонтлау өчен акча бүлеп бирелгән. “Алексеевскдорстрой” эшчеләре хәзер бу юлны җир полотносын ясау белән мәшгуль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100