news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районынның 11 яшьлек спортчы Бөтенроссия турнирында алтын медаль яулады

Булат Борһанов ярыштан велосипед алып кайтты.

(Әлки, 11 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Үткән атнада Бөтенроссия киокусинкай каратэ турнирында катнашып, Әлки районы Базарлы Матак егете Булат Борһанов алтын медаль яулады, дип яза район матбугаты. 

Бөтенроссия Гагарин турниры Ульяновск шәһәрендә булды, быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. Анда илнең 5 регионыннан, 20 дән артык шәһәрдән 300 ләп спортчы катнашты. Ярышларда 10-11 яшьлек малайлар һәм кызлар чыгыш ясады.

Районыбыз данын әлеге бәйгедә тренер Андрей Зиньков шәкертләре яклады. Булат Борһанов биш тапкыр келәмгә чыгып , көндәшләреннән өстен булуын исбатлый һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелә. Ул икенче ел рәттән әлеге турнирның җиңүчесе булды һәм велосипед белән бүләкләнде. Риназ Нотфуллин, Данил Шәйхетдинов исә икенче һәм өченче призлы урыннарны яуладылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot