news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районыннан яшь каратэчылар призлы урыннарны алды

Милана Яганева 10-11 яшьләр арасында, Глеб Ерусланов 8-9 яшьлек балалар арасында беренче урын алдылар.

 (Әлки , 10 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Казанда кекусин каратэның кумитэ бүлеге буенча "Ак билбау" беренчелеге үткәрелде. Анда Әлки районының яшь каратэчылар да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар, дип яза җирле басма.

Милана Яганева 10-11 яшьләр арасында, Глеб Ерусланов 8-9 яшьлек балалар арасында беренче урын алдылар. Влад Еликов (6-7 яшь, 25 кг га кадәр) һәм Анна Младшева өченче урынга лаек булдылар. Балаларның тренеры Евгений Яганев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100