news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районыннан Татарстан халыклары съездына делегатлар сайланды

Район иҗтимагый советы утырышында әлеге мәртәбәле республика форумына алты делегат сайланды.

(Әлки, 22 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында төрле милләт һәм дин вәкилләрен бүген дә дуслык, теләктәшлек һәм үзара хөрмәт берләштерә. Район иҗтимагый советының узган атнада булган утырышында әнә шул хакта сүз барды. Анда шулай ук Татарстан халыклары съездына делегатлар сайланды, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

2010 елда булган халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, районыбызда бүген 25 милләт вәкиле яши. Сан ягыннан караганда күпчелекне татарлар тәшкил итә, алар – 64,1 процент. Район халкының 19,1 проценты – чуашлар, 15,7 проценты – руслар. Ә башка милләт вәкилләре – 0,9 процент.

Районыбызда 30 мәчет, 9 чиркәү һәм 3 гыйбадәт йорты эшләп тора. Гомумән, барлык милләт халыкларының мәнфәгатьләрен тигез кайгырту, динен, мәдәниятен үстерү, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен бик күп эшләр башкарыла. Төрле милли бәйрәмнәр бездә барлык халык катнашында, зур оешканлык белән уза. Әйтик, елның елында үткәрелә торган Сабантуе, Уяв бәйрәмнәрендә бар халык күңел ача. Каравонда да русы, татары, чуашы катнаша. Районда барлык чаралар да диярлек ике дәүләт телендә алып барыла. Яшьләрне төрле милләтләргә, аларның традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә.

Район башлыгы Александр Никошин утырышта ясаган чыгышында әнә шулар хакында тәфсилләп сөйләде.

Район иҗтимагый советы рәисе Луиза Абдрахманова мәктәпләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә үткәрелүче милли бәйрәмнәр, милләтләр дуслыгын, ватанпәрвәрлекне ныгытуга юнәлтелгән чаралар хакында бәян итте. Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та халыклар дуслыгы һәм хезмәттәшлеге хакында үз фикерләрен әйтте.

Аннан район благочинные Андрей Зиньков балалар, үсмерләр белән үзе үткәрә торган спорт, хәрби-патриотик чаралар турында сөйләп үтте. Әйтергә кирәк, Андрей атакай соңгы елларда яшьләр белән эшләүгә бик күп көч куя.

Әле берничә ай элек кенә район мөхтәсибе булып сайланган Ирек Сәләхиев та яшьләр белән актив шөгыльләнә башлаган. Барлык үткәрелгән чаралар хакында алар үзләренең яңа ачылган сайтларында яктыртып баралар икән.

Әйе, янәшә тыныч яшәү, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дуслыгы – бүген җәмгыятебездәге иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Апрель аенда Казанда узачак Татарстан халыклары съездында да бу, билгеле, көнүзәк проблема булачак.

Район иҗтимагый советы утырышында әлеге мәртәбәле республика форумына алты делегат сайланды. Съездда районыбыз халкы исеменнән район башлыгы урынбасары, Татарстанның атказанган икътисадчысы Рәшит Билалов, район ветераннар советы рәисе, Татарстанның атказанган төзүчесе Ришат Хәлиуллин, “Хузангай” ҖЧҖ директоры, районның чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Евгений Чугунов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гайфуллина, Юхмачы урта мәктәбе укытучысы, “Безнең иң яхшы укытучы” республика гранты иясе Галина Москвина, Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе табибы, үзәк хастаханәнең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Эма Шәйхетдинова катнашачак, диелә район хәбәрендә..

news_right_1
news_right_2
news_bot