Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районыннан студент Ильвир Хәйруллин билбау көрәше буенча Татарстан чемпионы булды
Аның тренеры – әтисе Илмир Хәйруллин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлки, 17 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре") .Әлки районыннан студент Ильвир Хәйруллин билбау көрәше буенча Татарстан чемпионы булды, дип яза район газетасы.
Билбау көрәше буенча Татарстан чемпионатында безнең егетләр-кызлар уңышлы чыгыш ясады. Мамадышта узган әлеге бәйгедә ир-атлар һәм хатын-кызлар көч сынашты. Яңа Салман авылыннан Ильвир Хәйруллин, үз авырлыгында беренче урын яулап, чемпион исеме алды. Ильвир бүген Казан вузында физкультура бүлегендә укый. Аның тренеры – әтисе Илмир Хәйруллин.
Базарлы Матактан Марат Сабиров, Иске Тахталыдан Ксения һәм Вероника Хәйруллиналар үз авырлык категорияләрендә өченче урын яуладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз