news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районыннан Нуретдиновлар билбау көрәше буенча Россия чемпионнары булды

Бөтенроссия ярышында 250дән артык спортчы көч сынашкан, анда Казахстаннан да көчле команда чыгыш ясаган.

 (Әлки, 16 декабрь, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак бистәсендә Регина һәм Руслан Нуретдиновлар билбау көрәше буенча Россия чемпионнары булды, дип шатлык уртаклашты бүген “Әлки хәбәрләре” газетасы.

Спортчылар билбау көрәше буенча Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә күптән түгел үткәрелгән Бөтенроссия ярышында алтын медальләр яулады. Регина белән Руслан икесе дә тагын бер мәртәбә спорт мастерлыгына кандидат нормаларын үтәде. Әлеге бәйгедә шулай ук Әлки районының Татар Мулла авылыннан Алия Әсәдуллина, Алпардан Энҗе Һадиева, Базарлы Матактан Наида Мурадова үз авырлыкларында өченче урыннарны алды. Иске Тахталыдан Вероника Хәйруллина үз үлчәмендә көмеш медальгә ия булды.

Түбән Камада узган Бөтенроссия ярышында 250 дән артык спортчы көч сынашкан. Анда Казахстан Республикасыннан да көчле команда чыгыш ясаган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot