news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районыннан көзге чакырылышта 40 егет армиягә китәчәк

Район башлыгы җитәкләгән чакырылыш комиссиясе армиягә алыну яшендәге 200 ләп егетне тикшерде.

(Әлки, 16 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылышка кагылышлы чаралар 1 октябрьдә башланды. Район башлыгы җитәкләгән чакырылыш комиссиясе армиягә алыну яшендәге 200 ләп егетне тикшерде һәм бу көздә хәрби хезмәткә җибәрү өчен 40-50 кешене сайлап алды, дип яза ирле басма.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев: "Әйе, көзге чакырылыш белән бәйле чаралар үз тәртибе белән бара. Һәрвакыттагыча, егетләрнең бер өлеше Оренбургтагы район шефлык иткән частьтә хезмәт итәчәк. Анда хәзерге вакытта утызга якын әлкиле хезмәт итә, бу чакырылышта 15 ләп егетне шунда озатачакбыз", - диде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot