news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районыннан Газинур Фәттахов гер спорты буенча Россия беренчелегендә 1нче урын яулады

Газинур быел ноябрьдә Көньяк Кореядә үтәчәк шул зур ярышта да катнашачак.

(Әлки, 23 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов гер спорты буенча ветераннар арасында узган Россия беренчелегендә беренче урын яулап кайтты, дип яза район газетасы. 

19-21 майда Киров шәһәрендә булган әлеге бәйгедә гер спорты буенча дөнья чемпионатына спортчылар сайлап алынды. Газинур быел ноябрьдә Көньяк Кореядә үтәчәк шул зур ярышта да катнашачак.

Бу көннәрдә Газинур Фәттахов Казанда “Газпром” Спартакиадасында катнашып, гер күтәрү буенча үз авылыгында шулай ук беренче урынга лаек булды һәм сентябрьдә Сочида үтәсе Россия Спартакиадасында чыгыш ясау хокукына ия булды. Мәгълүм булганча, “Алинә” универсаль спорт залы тренеры Газинур Фәттахов былтыр Казахстанда гер спорты буенча Дөнья чемпионы исемен алган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot