Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районыннан өч кеше Мәккәгә хаҗ кылырга барырга җыена
Урта Әлки авылы мулласы Радик Абдуллинга хаҗга юллама бүләк итеп бирелгән.
(Әлки, 8 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районыннан өч кеше Мәккәгә хаҗ кылырга барырга җыена, дип яза район газетасы.
Урта Әлки авылы мулласы Радик Абдуллинга хаҗга юллама бүләк итеп бирелгән. Имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев әйтүенчә, Татарстан Президенты һәм Диния нәзарәтенең әлеге зур ярдәменә республиканың һәр районыннан 35 яшькә кадәрге дин әһелләре лаек булган.
Туган як тарихы музее директоры Йосыф Зарипов һәм Чуаш Кичүе авылыннан лаеклы ялдагы Румия Сингатуллина да шушы изге сәфәргә җыеналар. Райондашларыбыз Согуд Гарәбстанына киләсе атнада кузгалачак. Хәерле юллар аларга!
Мәгълүм булганча, гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылу – һәр мөселман кешесенең бурычы. Бу – ислам диненең биш нигез баганасының берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз