news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районыннан биш штангачы республика ярышларында призлы урыннарны алган

50-59 яшьлек ветераннар арасында чыгыш ясаган Касыйм Зыятдинов шулай ук икенче урын алды. Ул әлеге команданың тренеры да.

Әлки районыннан биш штангачы республика ярышларында призлы урыннарны алган
архив tatar-inform

(Әлки, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Бөгелмәдә штанганы яткан килеш күтәрү буенча республика беренчелеге үтте. Анда Әлки спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, призлы урыннар алдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышка барган биш спортчының барысы да пьедесталга күтәрелде. Базарлы Матак мәктәбе укучысы Ринэля Уримова, студент Данил Макаров үз категорияләрендә беренче урынны яуладылар. Шул ук мәктәптән Андрей Чуманов икенче, Давид Пимурзин өченче урында. 50-59 яшьлек ветераннар арасында чыгыш ясаган Касыйм Зыятдинов шулай ук икенче урын алды. Ул әлеге команданың тренеры да.

Штангачыларга ярышларда катнашырга Айрат Гатауллин белән Евгений Пимурзин ярдәм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot