news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районындагы Түбән Кәчи җирлегендә Раштуаны бөтен авыл белән каршылыйлар

Бәйрәм алды көннәрендә урамнарны кардан чистартып, юлларны ачканнар, бигрәк тә чиркәүгә илтүче юлларга игътибар зур булган.

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ”). Татарстанның Әлки районындагы Түбән Кәчи җирлегендә Раштуага әзерләнәләр. Түбән Кәчи җирлегендә яшәүче Николай Тутеров, Владимир Баканов, Сергей Журавлев гаиләләре Яңа ел бәйрәме алдыннан өйләрен башкалардан да матур итеп бизәп, аларның тырышлыгын авыл җирлегендә бәйрәмне оештыру комиссиясе дә күреп, җиңүчеләр дип тапкан һәм бүләкләр тапшырган, дип хәбәр итә районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Раштуа алдыннан Түбән һәм Югары Кәчи авыллары шулай ук бәйрәмгә әзерлек үткәргән. Җирлек советы башка еллардагы кебек Түбән Әлки эшмәкәре Шәйхетдинов белән килешү төзегән. Эшмәкәрнең тракторы бәйрәм алды көннәрендә авыллар урамнарын кардан чистартып, юлларны ачкан. Раштуа чорында бигрәк тә чиркәүгә илтүче юлларга игътибар зур, дип яза район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100