news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында юлын “КАМАЗ” кискән җиңел машина әйләнеп капланган

Һәлакәт бүген көндез Иске Салман авылы янында килеп чыккан.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Әлки районында юлын “КАМАЗ” кискән җиңел машина юл кырыена төшеп китеп әйләнеп капланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт бүген көндез Иске Салман авылы янында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Шевроле Круз” йөртүчесе зыян күргән. Ир-атны Базарлы Матак хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт урынында янгын сүндерүчеләр, полицейскийлар һәм табиблар эшләгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot