news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында юл кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны түләргә өндиләр

Әлки районында юл хәрәкәте түләмәгән 50 кешегә карата чаралар күрелгән.

(Әлки, 31 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бу ел башыннан бирле Әлки районында штрафларын тиешле срокта түләмәгән 50 кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе 1 бүлеге буенча материаллар төзелде. Суд карары белән 20 кеше штрафларын икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр ителде, дип яза җирле басма.

Бурычлыларның 2 се 15 тәүлеккәчә кулга алуга, ә 5 есе мәҗбүри эшләргә хөкем ителде. Штрафлар буенча әҗәтләре булган бүтән кешеләргә карата эшләр судта карала.
Кыскасы, штрафны вакытында түләп кую – иң әйбәте. Тизрәк түләүчеләр отышта да кала. 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән закон буенча, юл хәрәкәте вакытында хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсә ул аның яртысын гына да түли ала. Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин җиткерә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot