news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында юл хәрәкәтен күзәтү барышында 19 автобус йөртүче җаваплылыкка тартылган

Әлеге операция барышында 47 автобус тикшерелгән.

(Әлки, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ,Люция Низамиева). 10 августтан 25 енә кадәр районда пассажирлар йөртә торган транспорт чараларын тикшерүләр үткәрелде, дип яза җирле басма.

Әлеге операция барышында 47 автобус тикшерелгән. Болар вахта (18), маршрут (11), заказлы (11) һәм мәктәп (7) автобуслары.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвенә, техник контроль чаралары булмаган автобусларда йөрүче шоферларга карата да катгый булганнар.

Кагыйдәләрне бозган дүрт автобус йөртүчесе җаваплылыкка тартылган. Бозулар нигездә хәвефсезлек каешын тиешенчә кулланмау, автобусларның техник төзексезлеге белән бәйле.

Пассажирлар йөртүче транспорт чараларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәвен автоинспекторлар һәрдаим күз уңында тота, ди Рәис Сафин. Әйтик, ел башыннан бирле линиягә чыгучы 115 автобус тикшерелгән. Юл хәрәкәтен күзәтү барышында 19 автобус йөртүче җаваплылыкка тартылган. Аларның берсе рульгә исерек хәлдә утырган булган. Дүрт очракта автобусларның техник төзексезлеге ачыкланган. Калганнары транспортта кешеләр йөртү белән бәйле кагыйдәләрне бозганнар.

Әйе, автобус йөртүчеләргә карата таләпләр катгый. Аларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәве бит кешеләр иминлеге белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100