news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган

Көн дәвамында инспекторлар 48 транспорт чарасын тикшерделәр.

(Әлки, 30 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкидә ​​​​​​​ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен ничек үтәүләрен ачыклау өчен “Тоннель” операциясе үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Көн дәвамында инспекторлар 48 транспорт чарасын тикшерделәр. Нәтиҗәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган. Шуларның 8е куркынычсызлык каешын кулланмау белән бәйле. Тагын бер йөртүченең автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы булмаган. Ә берәүнең машинасы тәрәзәләрендәге тонировкага дәгъва белдергән юл инспекторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot